Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада өлкән кешеләр өчен бәйрәм чарасы узды

Ветераннарны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова котлады. 

Кукмараның Комсомол мәйданында районның үзешчән артистлары катнашында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Чара шәһәрнең өлкән гражданнары декадасына старт бирде. 

Ветераннарны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова котлады. 

«Кадерле өлкәннәребез, хөрмәтле ветераннар! Район башлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Өлкәннәр көне белән котлыйм. Без, яшь буын, сез - өлкәннәрдән тәҗрибә алабыз, районның бүгенгесе өчен эшлибез һәм яшибез», - диде район башлыгы урынбасары. 

Бәйрәм кысаларында Резидә Гаянова «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» республика конкурсында актив катнашкан өчен район ветераннар советына (җитәкчесе Валентин Иванов) Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук пандемия вакытында өлкәннәргә ярдәм күрсәткән волонтерлар да район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Резидә Гаянова шулай ук районның уңышлары белән таныштырды, башкарылган эшләр турында сөйләде, бүгенге матур тормыш өчен көчләрен кызганмаган өлкәннәргә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk