Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак

Чара шәһәрнең Комсомол мәйданында оештырылачак.

5 гыйнварда шәһәрнең Комсомол мәйданында узачак «Кукмара итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе программасы: 

09.30–15.00 сәгатьләрдә — халык-сәнгать кәсепләре ярминкәсе, киез эшләнмәләр белән сәүдә итү, иҗади күргәзмәләр, мастер-класслар, кышкы күңел ачулар, уеннар.

11.00 сәгатьтә — тантаналы ачылыш.

11.20–16.00 сәгатьләрдә — Татарстан Республикасы районнары һәм Россия Федерациясе төбәкләре командалары арасында ярышлар.

13.00–16.00 сәгатьләрдә — район үзешчәннәре, татар эстрадасының популяр артистлары Рәзил Камалов-Рәфинә Ганиуллина, «АБИЕМ ПРОДЖЕКТ» этно-музыкаль төркем катнашында концерт.

12.00–16.00 сәгатьләрдә — «Итекле футбол» районара турниры.

0+

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев