Бу хәл Маяковский урамындагы йортларның берсендә була.
Кукмарада күпфатирлы йортларның берсендәге счетчикта кыска ялганыш була. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итте.

Маяковский урамында урнашкан күпфатирлы йортларның берсендә төтен чыгуы турында хәбәр бүген 20.12 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча килеп ирешә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр счетчикта кыска ялганыш булуын ачыклый.

Бу хәл аркасында берәү дә зыян күрмәгән.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев