Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада егет-кызларга паспортлар тапшырылды

Барлыгы алты егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданинының төп документы алды

Туган якны өйрәнү музеенда истәлекле һәм онытылмаслык вакыйга булды. Россия флагы көне уңаеннан яшүсмерләргә, тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырылды. Алты егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданинының төп документы - паспорт алды. Чарада шулай ук аларның әти-әниләре һәм якыннары да катнашты.

Балаларга паспортны район Советы аппараты җитәкчесе Резедә Гаянова тапшырды. Ул аларга төп документның мөһимлеге турында искәртте, паспортка сакчыл карауларын, Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләде. Кукмара туган якны өйрәнү музее исеменнән балаларга Фәрит Вәлиевның “Кукмара тарихы. Бакыр заводлары” китабы тапшырылды. Чара музейга экскурсия белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk