Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада давыл узды

Давыл вакытында ут чыбыкларына, хәтта машинага да зыян килә. 

27 июнь көнне кичкә таба һава торышы кисәк үзгәреп, районыбыз өстеннән җилләп, давыллап яңгыр явып үтте.

Ватсапның төрле төркемендәге мәгълүматлар буенча, табигать Тырыш, Югары Чура, Вахит авылларында яшәүчеләргә берникадәр борчу китерә. 

Әйтик, Югары Чурадагы бер хуҗалыкның өй түбәсеннән җил 3-4 данә шиферны алып аткан, ут сүнеп торган. Вахит авылындагы зиратта агачлар сынып, берничә чардуганга зыян китергән, бер кешенең бакчадагы парнигын машинасы өстенә «алып куйган». Машинаның кырылган җирләре булса да, үзе сытылмаган, диделәр. Дөрес мәгълүмат булса, бер хуҗалыкның ишегалдындагы суыткычы белән «уйнаган»: аны читкәрәк этәргән.

«Бик каты яшенләп кара болыт килде. Искитмәле хәлләр монда, бакча башындагы агачларны, нинди таза, юан агачларны сындырган.   Давыл бер “полоса” булып узган», - дип сөйли Тырыш авылының клуб мөдире Ринат Шәрәфетдинов.

Ирексездән тагын шундый фикергә киләсең: табигать-Ананың көче алдында без көчсез шул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk