Кукмарада балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәмдә биюләр, җырлар, уеннар булды, мастер-класслар оештырылды.

Балаларны яклау көнен Кукмарада спорт уеннары, конкурслар һәм җыр-биюләр белән билгеләп үттеләр.


Комсомол мәйданында "Бүген планетада балалар хуҗа" дип аталган күңел ачу чаралары узды. 
Күпләрне мастер-класслар –  уенчыклар ясау мәйданчыклары җәлеп итте. Бию, җырлар, уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты. Иң кечкенә сабыйлар өчен ползункилар йөгереше оештырылды. 
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев