Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада автоледи гаебе белән юл фаҗигасе булды

Руль артына утырган хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелә.

19 октябрьдә, сәгать 7.10да Кукмараның Гагарин урамында юл-транспорт һәлакәте була. Бу турыда “Хезмәт даны” газетасы редакциясенә Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

“ВАЗ-2114” автомобиле руле артына утырган хатын-кыз Магистаральная урамы ягыннан Ленин урамына таба хәрәкәт итә торган була. Ул узып киткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламыйча юлның каршы як полосасына чыга һәм “Фиат” автомобиле белән бәрелешә. “ВАЗ-2114” автомобиле шоферы район үзәк дәваханәсенә мөрәҗәгать итә, аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

Фото: Кукмара районының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X