Кукмарада автоледи баланы бәрдергән
Соңгы яңалыклар

Кукмарада автоледи баланы бәрдергән

Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә биш яшьлек җәяүле төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләккән.

“24 июль көнне 19.45 сәгатьтә 1990 елгы автоледи, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне сайламау һәм транспорт чарасы хәрәкәтен даими контрольдә тотмау, артка чигенгәндә маневрның куркынычсызлыгына инанмау һәм башка кешеләр ярдәменнән файдаланмау нәтиҗәсендә, 2016 елгы җәяүлене бәрдерә”, - дип хәбәр иттеләр Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә.
Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә биш яшьлек җәяүле төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә эләгә.
фото "Трудовая слава"

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев