Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада алимент түләүдән качып йөргән ир-егет хөкем ителде

Суд гаеплегә 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, аның хезмәт хакыннан 10 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак.

Кукмара районы прокуратурасы 35 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 157 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.

Судта хөкем ителүченең 2019 елның июнь аеннан бирле балигъ булмаган баласы өчен алимент түләмәве ачыкланды. Һәм аның бурычы 60 мең сумнан артып киткән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд гаеплегә 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Аның хезмәт хакыннан 10 проценты дәүләт хисабына тотып калыначак. Суд карары законлы көченә кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk