Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 24 яшьлек “Лада” йөртүчесе һәлакәт китереп чыгарган

Юл-транспорт һәлакәте Люга – Иске Юмья – Лесхоз юлында килеп чыккан.

Татарстанда 24 яшьлек салмыш “Лада” йөртүчесе һәлакәт китереп чыгарган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 24 яшьлек исерек “Лада Калина” йөртүчесе Кукмара шәһәре ягыннан Урта Кумор авылы юнәлешендә барган.

Люга – Иске Юмья – Лесхоз юлының икенче чакрымында җиңел машина йөртүче идарәне югалтып, зур тизлек белән юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль әйләнеп капланган.

Нәтиҗәдә, әлеге һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасы үзәк район хастаханәсенә алып киткән.

“Лада” пассажирының берсен медиклар саклап кала алмаган. Хастаханәдәдә аның гомере өзелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев