Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара хәрби комиссариатында Татарстан Республикасында контрактчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең комплекслы системасы турында сөйләделәр

Татарстан контрактчылар өчен илдә отышлы шартлар тудырды. Республика бүген хәрби хезмәткә язылучыларга зур матди ярдәм һәм социаль гарантияләр тәкъдим итә.

Монда контрактчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең комплекслы системасы эшли, һәм ул күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора. «Безнең кешеләр махсус хәрби операциядә Россия дәүләтенең мәнфәгатьләрен саклый. Ә без аларга ярдәм итәргә тиеш. Һәм максималь ярдәм итәчәкбез», — дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Килешү нигезендә хезмәт итүчеләр безнең районда да шактый. Бу хакта тулырак сөйләү өчен район хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә җыю бүлеге җитәкчесенең ярдәмчесе Надежда Рахматуллинага мөрәҗәгать иттек. 

— Соңгы вакытта Татарстанда контрактчылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр ил буенча иң зурлары дип хәбәр ителде. Бүгенге көндә хәрби килешү төзегән кеше күпме ала?

— Әйе, дөрес. Татарстанда контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акча бүгенге көндә 3 миллион 100 мең сумны тәшкил итә. Шуның 2,7 миллион сумын — республика, 400 мең сумын Россия Оборона министрлыгы түли. Ә инде айлык хезмәт хакы хәрби дәрәҗә, вазыйфа һәм хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә 204 мең сумнан башлана.
Моннан тыш, контрактчыларга кирәкле кием-экипировка, юл чыгымнарын каплау, документларны тиз рәсмиләштерү һәм медицина тикшерүе бушлай тәкъдим ителә.

— Хәрби килешү төзүчеләргә тагын нинди социаль ярдәм чаралары каралган?

— Татарстанда һәм, әлбәттә, районда ярдәм системасы бик киң. Мәсәлән:

  • 10 миллион сумга кадәр булган кредит бурычларын каплау, кредит каникуллары.
  • Гаиләләргә ярдәм: балалар бакчалары, мәктәптә өстәмә ташламалар.
  • Контрактчы һәм аның гаиләсенә социаль пакет — торак, коммуналь ташламалар, медицина ярдәме.
  • Сугышта турыдан-туры ярдәм итү механизмнары.

Гомумән алганда, якынча 3 мең төрле төбәк һәм муниципаль ярдәм чарасы эшли.

— Кемнәр контракт төзи ала?

— 18 яшьтән 55 яшькә кадәрге, сәламәтлеге яхшы дип табылган, медицина буенча каршы күрсәтмәләре булмаган һәркем килешү төзи ала. Моның өчен контракт буенча хезмәт сайтындагы форма нигезендә автобиография һәм анкета, паспорт, булган очракта хәрби билет, никахны рәсмиләштерү һәм балаларның туу турындагы таныклыклары, белем турында документ кирәк.

Россия Президенты Указы белән көч ведомстволарында (Оборона министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм башкалар) эшләп лаеклы ялга чыгучы гражданнар да сәламәтлек буенча хезмәткә яраклы дип табылган очракта шулай ук килешү төзергә мөмкин. Бу вакытта аларның пенсияләре вакытлыча туктатылып тора. Әмма Оборона министрлыгы эш хакы белән беррәттән, айлык пенсиядән дә ким булмаган күләмдә компенсация түләүне гарантияли. 

Килешү бер, өч һәм биш елга төзелергә мөмкин. Шулай ук армиягә чакырылучылар да бер елдан башлап контракт төзи ала. 

— Бары тик республика гражданнары гына контракт төзеп, ярдәм чараларына өмет итә аламы?

— Юк, бездә шартлар Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән килгән кешеләр өчен дә бер. Һәркем шул ук түләүләрне һәм социаль гарантияләрне ала. Шуңа күрә безгә күрше өлкәләрдән дә, хәтта ерак төбәкләрдән дә киләләр.

— Контракт хезмәтенең нинди юнәлешләре бар?

— Хезмәт төрләре киң:

  • гади сугышчы бүлекчәләре,
  • югары технологияле БПЛА бүлекчәләре,
  • Африка корпусына җыю,
  • элемтә, медицина, инженер хезмәтләре һәм башкалар.

Һәркем үз белеме һәм әзерлеге буенча туры килгән юнәлешне сайлый ала.

— Контракт төзергә теләгән кеше нишләргә тиеш?

— Иң гади юл — районның хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итү. Биредә сезгә тулысынча аңлатып бирәләр, документларны әзерлиләр, медицина комиссиясе үткәрелә. Бүгенге көндә бу процесс мөмкин кадәр тиз һәм уңайлы итеп оештырылган.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев