Кукмара волонтерлары СВО сугышчыларына мотоцикллар өчен прицеплар җибәрде
Кукмара районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларыннан волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итә.
Шундыйларның берсе — «Гараж» төркеме егетләре. Алар инде күптәннән фронттагы хәрбиләргә кирәк-ярак җибәрә, техниканы төзекләндерә, төрле җайланмалар ясый, чәкчәк пешерә. Блиндаж шәмнәре өчен парафинны гына да бер тоннадан артык җебеттек, ди алар.
Бу юлы егетләр үз куллары белән мотоциклга яраклы прицеп ясаганнар. Андый прицеплар махсус хәрби операциядәге солдатларның күп эшләрен җиңеләйтер дип ышаналар. Чөнки алар моның белән кирәкле йөкләрне, су, азык-төлек яки хәрби җиһазларны тиз арада күчереп йөртә, шулай ук яралыларны да яу кырыннан тизрәк алып чыга алачак.
«Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү максатыннан, моннан ике ел элек икетуганым Илдар Садретдиновның инициативасы белән „Гараж“ төркеме оешып эшли башлады. Шул вакыттан бирле булдыра алганча солдатларга булышуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы „Урал“ җәмгыяте директоры Нияз Хәбибрахманов безгә ике спорт мотоциклы бирде. Әмма аңа ике-өч кеше генә сыя. Шуңа күрә Илдар аларга прицеплар ясап карарга тәкъдим итте», — дип сөйләде «Гараж» төркеме вәкиле Фаил Галимуллин.
Солдатлар кырыс шартларда эшли, юллар начар, шунлыктан аларга уңайлы, ышанычлы техника кирәк. Бу ике прицеп сынау өчен ясалган, файдасы тияр дип ышаналар. Машиналар зур мишень кебек, ә мотоцикллар күпкә уңайлы, тизлеге дә яхшырак, яшерергә дә җайлырак, — дип аңлата егетләр.
«Мондый прицеплар ясау юктан гына барлыкка килмәде. Яу кырыннан яралы солдатларны алып чыгуы бик авыр, чөнки машина белән керә алмыйлар, ике тәгәрмәчле мотоцикл ярдәм итә. Башта УАЗ машинасы алырга дип уйлаган идек, әмма ул бәягә берничә мотоцикл алсаң, файдасы күбрәк», — диде Илдар абый.
Авыл халкы да «Гараж» төркеме егетләренә булышырга тырыша. Гуманитар ярдәм җыю белән беррәттән, иске мотоцикллар, төрле запас частьлар тапшыралар.
«Менә бу „ИЖ“ мотоциклын да җыеп чыктык, кабыздык, барысы да тәртиптә, техника йөри. Шулай ук яшел төскә буядык. Саба районыннан өч мотоцикл алып кайттык, хәзер аларны төзекләндерәчәкбез», — диде Фаил абый.
«Гараж» төркеме егетләре ясаган әйберләрнең исәбе юк. Монотәгәрмәч турында да аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул яралы солдатларны күчереп йөртү өчен җайланган, аңа носилка куеп була.
«Яралы солдатны салган вакытта монотәгәрмәчне җиргә аударып, носилка җайлы гына урнаштырыла һәм ул ычкынып китмәсен өчен беркетеп куела. Ә тиешле ноктага барып җиткәч, носилка шулай ук җиңел генә ычкындырыла», — дип аңлата егетләр.
Дроннарны очырту өчен старт «өстәле», шешә яки сугыш кирәк-яраклары эләктерү, радиоэлектрон тәэсир итүгә дучар булган дроннарны күтәреп китү җайланмалары, мылтыкларга «заряжайка» һәм башкалар — барысы да зур хезмәт, акыл һәм вакыт сорый торган эшләр. Егетләр гаражга эштән бушаган арада кич белән, ял көннәрендә җыела. Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлегендә җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторы вазыйфасын башкаручы, Кукмарадан Илнар Кәримов та төп эшендә вакытлыча ялда булганлыктан, күп вакытын биредә уздыра.
«Егетләрдән хәбәр булуга килеп җитәргә, булышырга тырышам. Төрле детальләрне эретеп ябыштыручыга кисеп биреп торам, дронга куела торган вак элементларны җыям», — диде ул.
Гуманитар ярдәм төягән машина белән яңа прицеплар инде юлга чыгып киткән. Егетләр киләчәктә дә ярдәм күрсәтергә, кирәк булган техниканы ясарга әзер булуларын белдерделәр. Уңышлар телибез аларга!
Ришат Хәнәфиев, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы:
«Гараж» төркеме, махсус хәрби операция башлангач, озак та тормыйча оешкан иде. Алар иң элек зур мичләр ясый башладылар. Солдатларга бу мичләр кирәк булырмы дип борчылганнар иде. Егетләргә файдасы тиде, аннары кечкенә мичләргә күчтеләр, тора-бара монотәгәрмәч, дронга бөтен элементларны ясауга керештеләр... Менә хәзер мотоцикллар ремонтлыйлар. Зур Кукмара халкына, җирлектә яшәүчеләргә рәхмәт, «Гараж» төркеме ачылгач, бөтен авыл берләшеп, солдатларга ярдәм итәргә алынды, булышучылар көн саен арта. Башкарган эшләрне ватсаптагы үзебезнең төркемгә җибәреп барабыз, бөтенесе күренеп тора. Солдатларның сораулары бик күп, билгеле, аларның барысын эшләп бетерү мөмкин түгел. «Гараж» төркеменә хәтта күрше-тирә районнардан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Егетләр көчтән килгәнчә тырышалар, рәхмәт аларга.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев