Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара танкисты үз бәйрәме - Танкчы көнендә сайлауларда тавыш бирде

Быел Бердәм сайлауларга Танкчы көне дә туры килде.

Вахит авылында яшәүче Рәмзил Галиуллин да сайлауларда катнашкан.

Аның сайлау участогы № 1732 Вахит авылы мәдәният йортында урнашкан. Анда сайлаучылар саны - 638 кеше.

Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, егет өчен бу көн икеләтә истәлекле, чөнки 13 сентябрьдә Танкчы көне дә билгеләп үтелә. Ә Рәмзил Чита шәһәрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп, узган елның ноябрендә кече сержант исемендә демобилизацияләнгән. Армия тормышы турында аның күңелендә бары тик уңай тәэсирләре генә саклана. Хезмәт иткән вакытта ул үзенә яңа дуслар таба, алар әле социаль челтәрләрдә, телефон аша аралашып, уңышлары, яңалыклары белән уртаклашап торалар.

«Сайлауларга барып, үз тавышымны бирергә өлгердем инде. Мин мондый мөһим чараларда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Ул күп вакытны алмый. Моннан тыш, бүген Танкчы көне дә. Һичшиксез, бергә хезмәт иткән иптәшләремне уртак бәйрәм белән котлаячакмын», - диде Рәмзил Галиуллин.

Армиядән кайтканнан соң, егет бәхетне читтә эзләми. Туган авылында калып, гаилә кора. Бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә физкультура укытучысы булып эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk