Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының урман тармагы ветераны ТАССРның100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесенә ия булды

Бүләкне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары тапшырды.

Кукмара районыннан урман тармагы ветераны Васил Хәнәфиев «ТАССР төзелүгә - 100 ел» истәлек билгесенә ия булды. Бу турыда Лубян урман-техник көллиятеннән хәбәр иттеләр.

Бүләкне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лубян урман-техник көллияте студентларының квалификацион эшләр яклавы барышында тапшырды.

Васил Миннегали улы Лубян урман хуҗалыгы техникумында 39 ел урман мастеры булып эшли. Урман хуҗалыгы министры урынбасары аңа күпьеллык фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

«ТАССР төзелүгә - 100 ел» истәлек билгесе махсус итсәлекле дата уңаеннан раслана. Мондый билге республиканың дәүләт, социаль-икътисадый, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев