Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе директоры район халкын Яңа ел белән котлый

Илназ Кәримов балыкчыларга да, транспорт белән юлга чыгучыларга да, табигатьтә ял итүчеләргә дә куркынычсызлык турында искә төшерә.

Кукмара районының гражданнарны яклау идарәсе директоры Илназ Кәримов район халкын Яңа ел белән котлый.

«Район халкын декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. 

Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. 

Балыкчыларга да, транспорт белән юлга чыгучыларга да, табигатьтә ял итүчеләргә дә бәйрәм ялларын исән-имин, хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев