Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләр “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пунктларына үз гозерләрен җиткерделәр

Мобиль кабул итү Аш-Буҗи, Зур Сәрдек һәм Лельвиж авылларында оештырылды

24 июльдән Татарстанда “Бердәм Россия”нең мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли башлады. Партия символикасы белән бизәлгән алты автобусның һәрберсе республика территориясе буенча үз зонасында йөри. Һәр район кешесенә “Бердәм Россия” һәм аның кандидатларына Дәләт Советының яңа составында эшләү өчен үз гозерләрен җиткерү мөмкинлеге бирелә. 

Шушы көннәрдә мобиль кабул итү пункты районыбызның Аш.Буҗи, Зур Сәрдек һәм Лельвиж авылларында эшләде. Аларда юллар мәсьәләсе, ФАП, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы төзелеше, спорт мәйданчыгы булдыру кебек сораулар бирелде. Аш.Буҗи һәм Зур Сәрдек авылларында үткән мобиль кабул итүдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. 
Халыкның барлык мөрәҗәгатьләре дә кәгазь формада кабул ителә һәм электрон базага кертелә. 2-3 көн эчендә депутатлыкка кандидатлар гариза бирүче белән элемтәгә керәләр һәм проблемаларны хәл итү юллары эзләнә. 

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр 650 кабул итү уздыру планлаштырыла. Мобиль кабул итүләр, дүшәмбе һәм сишәмбедән кала, көн саен сәгать 9.00дан сәгать 18.00гә кадәр эшли. Алдан язылу соралмый. Мөрәҗәгатьләрне “Минем депутат” сайтында электрон формада калдырырга яисә 8800-201-16-00 кайнар линия номерына шалтыратып бирергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев