Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында яшәүче бер ир мошенникларга интернет аша 3 миллион сумга якын акча күчергән

    Бу хакта һәм башка мошенниклык фактлары турында безгә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сөйләде.

    ...Буш вакытым килеп чыкты да, бераз ял итеп алыйм дип, компьютер каршына утырдым. Унбиш минут чамасы вакыт үттеме икән, мин инде бар дөньямны онытып уен эчендә идем. Менә җиңәм, иң хәлиткеч ноктасына гына җиттем инде дигәндә... экранда: “Инвестиция проектларына акча салу юлы белән өстәмә керем булдырасыгыз килмиме?” – дигән язу пәйда булды. Килә, ничек кенә килә әле...

    Таныш хәлме?! Әйе, уен белән мавыгып китүчеләр, тиз генә җиңел юл белән акча эшләргә өметләнүчеләр килеп каба торган “капкын”нарның берсе – әнә шул. Узган ел районыбыз авылларының берсендә яшәүче, вахта юлы белән Мәскәүгә китеп эшләүче бер кукмаралы интернет-мәйданчыклар аша акча үзләштерүчеләргә 3 миллион сумга якын акчасын күчерә. 

    Бу хакта һәм башка мошенниклык фактлары турында безгә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сөйләде:

     - Соңгы вакытта онлайн рәвештә криптовалюталар алу-сату белән акча эшләү, яхшы процентлар алуны вәгъдә итүче “ике”ле, ягъни охшатып ясалган интернет-сайтлар саны күбәйде. Алар үзләренең корбаннары ярдәмендә тиз генә акча эшлиләр һәм шул арада юкка да чыгалар. Зыян күрүчеләр хәтта аларга паспорт мәгълүматларын, йөзләренең фотосын да җибәрәләр. Мошенниклар кармагына эләгүчеләр тарафыннан якынча 500 мең сумнан алып 2 миллион сумга кадәр кредит алына. Төрле виртуаль номерлар аша элемтәгә чыккан, “Скайп” интернет челтәре аша аралашкан мошенникларны эзләп табу бер дә җиңелләрдән түгел. Шуның өчен таныш түгел счетларга акча күчергәнче, бу турыда да онытмасагыз иде, - ди Рамил Ришат улы. - 2021 елның декабрь аенда райондашыбыз үзенең кәрәзле телефонында уен уйнап утыра. Аңа финанс базарында югары процентлар белән табыш алу турында тәкъдим килә. 1964 елгы ир кеше кызыксына төшә. Ул СМС-хәбәрдә күрсәтелгән компания сайтында теркәлә, үзенең телефон номерын һәм шәхси мәгълүматларын күрсәтә. Алга таба аңа төрледән-төрле абонент номерлары аша шалтыратулар башлана. Сөйләшүләрнең берсендә мошенник аның исеменә ачылган инвестиция счетына акча кертергә кирәклеген җиткерә. Яңа танышының сүзләренә тәмам ышанган райондашыбыз банк аша 1 миллион 980 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм аның бер өлешен күрсәтелгән счетка күчерә, ә менә 500 мең сум акчаны кулларына бирә. Әлеге хәл Мәскәүдә була. Эш вакытын төгәлләп Казанга кайткач та, ике арада аралашу дәвам итә. Ир кеше, автомобилен залогка куеп, кабат 700 мең сум әҗәт ала һәм аны да күчерә. Нәтиҗәдә ул кыска гына вакыт эчендә үзенең 2 миллион 684 мең 740 сум акчасыннан колак кага. Әлбәттә, мошенниклар бераздан аның тормышыннан юкка чыгалар. Ярык тагарак янында калган райондашыбызга инде нишләргә?! Ул, әлбәттә, полициягә мөрәҗәгать итте. Кредит килешүләре, үзара язышу, акча күчерү турындагы чекларның күчерелмәләре алынды, телефоннан аралашу детальләре ясалды. Зыян күрүче тикшерү вакытында кәрәзле телефонын да полициядә калдырды. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды, бүгенге көндә оператив-техник чаралар үткәрелә.

    Реклама

    Мошенникларның чираттагы корбаны – Кукмарада яшәүче 1977 елгы Сәлим (исеме үзгәртелде) исемле ир-егет. Мошенниклар аңа 614 мең 500 сумлык зыян салган. Тикшерү барышында билгеле булганча, ул Инстаграм социаль челтәрендә “Газпром-Инвестиция” дигән исемдәге белдерүгә юлыга. Анда әлеге инвестицион компаниянең финанс базарында яхшы эшләве, югары процентлар белән табыш алу мөмкинлеге хакында мактый-мактый сөйләнә. Райондашыбыз әлеге компания белән элемтәгә керергә уйлый, сайтта теркәлә, барлык шәхси мәгълүматларын юллый. Өстәмә хезмәт хакы брокер компаниясенә акча салу һәм финанс алыш-бирешләреннән керем алудан гыйбарәт була. 

     - Гадәти схема буенча бераздан аңа компания вәкилләреннән шалтыратулар килә башлый. Сөйләшүләрнең берсендә телефонның икенче очындагы яңа “таныш” аннан компания тарафыннан билгеләнгән шартларны үтәргә әзерме-юкмы икәне белән кызыксына, компания кеременең 20 проценты сезнеке булачак, дип ышандыра. Аңа шулай ук телефонына “Скайп”, киви-кошелек программасы һәм башка кушымталар беркетергә ярдәм итәләр. Шуннан соң гына эш башлана, янәсе. Иң элек ул үзенең банк картасы счетыннан 9500 сум акча күчерә. Консультант эшне тагын да җанландыру, керем суммасын арттыру өчен, күбрәк суммада акча кирәк булуын хәбәр итә. Кукмаралы 250 мең сумга онлайн-кредит рәсмиләштерә, аны да күчерә. Алга таба калган акчалар, шул исәптән апрельдә рәсмиләштерелгән 235 мең сум кредит та мошенниклар счетына кереп урнаша. Алар райондашыбыз белән кызу-кызу сөйләшәләр, кредит алуны тизләтергә кушалар, кыскасы, аның башын бутау өчен, барлык гамәлләрне дә башкаралар. Шул рәвешле әлеге ир кеше бер өем кредит белән төп башына утырып кала. Җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре алып барыла, - дип сүзен тәмамлады Рамил Нургалиев. 

     

    Фото: «Татар-информ» МА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: