Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында янгында ике кеше һәлак булган

    Фаҗига Манзарас авылында була.

    Реклама

    19 июльдә 01 сәгать 06 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына ГЛОНАСС-112 системасы буенча Манзарас авылындагы шәхси йортта төтен исе килүе турында хәбәр килеп ирешә.
    Янгын бүлекләре килеп җиткәндә торак йорт төтен белән капланган, ә ачык ут билгеләре күренми, йортның ишеге эчтән бикле була. Күршеләр исә анда ике кеше яшәве турында җиткерә. Ярдәм сораучылар күренми. Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 16 квадрат метр булган торак йорт кара күмергә әйләнә.
    Янгында 1952 елда туган ир-ат һәм 1975 елгы хатын-кыз һәлак була.
    Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: