Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгын вакытында өлкән яшьтәге ханым сөрем газы белән агулана

Янгын Битләнгер авылында була.

Кукмара районында янгын вакытында өлкән яшьтәге ханым сөрем газы белән агулана. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген 14 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Битләнгер авылының Гагарин урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр торак йорт эчендә 12 квадрат метр мәйданда аш бүлмәсе януын ачыклый, көчле төтенләнү күзәтелә, утның торак йортка тарату куркынычы да була.

Янгын нәтиҗәсендә стена, 12 квадрат метр мәйданда йортның түшәме яна.

Шулай ук йортның 1949 елгы хуҗабикәсе зыян күрә, ул сөрем газы белән агулана.

фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk