Кукмара районында узган сайлауларда бер гаиләдән өч буын тавыш бирде
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында узган сайлауларда бер гаиләдән өч буын тавыш бирде

Быелгы сайлауларда Югары Шәмәрдән авылындагы Бикмөхәммәтовлар гаиләсеннән өч буын катнаша.

Өлкәннәр – Мөсәллимә апа һәм Нурулла абыйлар сәламәтлекләренә бәйле рәвештә авылларындагы сайлау участогына барып йөри алмыйлар, шуңа күрә сайлау комиссиясе вәкилләре аларның өйләренә бүген килде. Әлеге нигездәге икенче буын – уллары һәм киленнәре Дамир абый белән Нурия апа мәктәптә ураншкан сайлау участогына кичә барып үз тавышларын биреп кайтканнар. Яшьләр Илназ белән Миләүшә дә кичә үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр.
- Бик рәхәт тормышта яшибез, өйләребез җылы, күңелебез тыныч, мең шөкер, -ди Мөсәллимә апа – Үзвакытында пенсиясен китереп торалар, балаларыбыз янәшәбездә. Салкын көзләргә кереп барсак та, күңелебездә җылылык. Тормышлар авыр булса, әлбәттә, табигатьнең салкынлыгын да, әче җилләрен дә сизәр идек.

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев