Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ут сарайны, мунчаны юк итә һәм йорт түбәсенә зыян китерә

Фаҗига Лельвиж авылында була.

Кукмара районында ут сарайны, мунчаны юк итте һәм йортның түбәсенә зыян салды. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

4 июльдә 6.51 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Лельвиж авылы, Майская урамындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә хуҗалык корылмалары һәм торак йортның түбәсе яна торган була.

Янгын нәтиҗәсендә 60 квадрат метр мәйданда сарай һәм мунча кара күмергә әйләнә, 54 квадрат метр мәйданлы торак йортның түбәсенә зыян килә.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев