Кукмара районында томан һәм юеш кар көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында томан һәм юеш кар көтелә

Юлларда бозлавык хасил булачак.

19 март көнне Кукмара районында томан төшәчәк. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Күк йөзе болытлы булачак. Бераз юеш кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчүче җилнең тизлеге секундына 3-8 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрны тәшкил итәчәк.

Температура төнлә -5..-8 градус. Көндез термометр баганасы +2 -1 градусны күрсәтәчәк.

Юлларда бозлавык.

Фото: Алсу Гатауллина «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев