Кукмара районында томан һәм -32 градуска кадәр салкын көтелә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында томан һәм -32 градуска кадәр салкын көтелә

Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә.

Иртәгә, 22 февральдә, Кукмара районы территориясендә томан һәм -32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез», - диелә фаразда.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -24тән алып -29 градус, урыны белән -32 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Көндез -18 -22 градус булыр дип фаразлана. 

Юлларда бозлавык.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 


Нет комментариев