Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында тагын бер кешегә Covid-19 диагнозы куелган

    Татарстан буенча барлыгы 35 яңа очрак теркәлгән.

    Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 35 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
    12 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Барысы да - элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.
    Казанда коронавирус йоктыруның 14 очрагы ачыкланган. Түбән Кама, Югары Осланда – 4шәр, Яр Чаллы, Әтнә, Бөгелмә, Яшел Үзәндә – 2шәр, Буа, Кукмара, Лаеш, Саба, Чистай районнарында – берәр очрак.
    18 яшькә кадәр – 2, 18-30 яшь арасында – 2, 30-50 арасында – 15, 50-60 арасында – 9, 60-70 арасында – 6, 70-80 арасында 1 кешедә табиблар COVID-19 тапкан.
    Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5569 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4472 кеше терелгән.

    фото: "Татар-информ"

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: