Кукмара районында склад бинасы янды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында склад бинасы янды

Кичә кич белән Каенсар станциясе янында янгын чыкты.

Кукмара районында склад бинасы янды. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

Кичә 18.52 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү һәм коткару частенең элемтә пунктына Каенсар станциясе янындагы 906нчы чакрымда будка януы турында хәбәр килә. 

Урында 24 квадрат метр мәйданда эш кораллары саклау өчен склад бинасы януы ачыклана, утның башка корылмаларга таралу куркынычы булмый. 

Янгын нәтиҗәсендә склад бинасының гомуми мәйданы 24 квадрат метр булган түбәсе яна.

Фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару часте


Нет комментариев