Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында наркопритон ачыкланган

44 яшьлек ир-егет наркотик матдәләр кулланганы өчен кайчандыр исәптә торган, әмма аннан төшерелгән булган

 

- Август аенда Кукмарадагы урман-посадкаларның берсендә шалашка тап булдык. Анда 44 яшьлек ир-егет, чын мәгънәсендә, ашханә ясаган. Үзенә күрә кечкенә генә өстәле бар, плитәсе эшләп, анда әкрен генә мәк кайнап утыра. Без килеп кергәч, куркып калды, качарга җыенды, савыттагы кайнатманың бер өлешен аягы белән тибеп түкте, - ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Илгиз Әхәтов. - Оператив рәвештә эш итеп, аны тоткарладык, бүлеккә алып килдек. Әлеге ир кеше наркотик матдәләр кулланганы өчен кайчандыр исәптә торган, әмма аннан төшерелгән булган. Хәзер аңа карата җинаять эше ачылды, кабат исәпкә куелды. Әлеге ирнең гаиләсе, балалары бар. Ул шалашны кеше күзеннән качу өчен ясавын, анда һәрдаим барып йөреп, әзер кайнатманы кан тамырына кадавын сөйләде. Шулай ук кайнатудан соң калган мәк орлыкларын да чүпкә атмаган, кышка кирәк булыр дип, пакетларга салып, төреп, шалаш эчендә җиргә күмеп барган. Кайнатма тикшерүгә җибәрелде һәм аннан наркотик матдә – мәк саламы дигән нәтиҗә белән кайтты.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk