Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында күршесенә үтерү белән янаган ирне 8 айга төрмәгә хөкем иткәннәр

Иске Кенә авылында яшәүче 46 яшьлек ир-ат хатын-кызның йөзенә ике тапкыр уч төбе белән суккан, ә аннан соң пычак алып, үтерү белән янаган.

Кукмара районы прокуратурасы Иске Кенә авылында яшәүче 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны үтерү белән янауда гаепле дип тапкан.

2021 елның 3 октябрендә ир-ат исерек килеш күршесенә кунакка килә. Кичке аштан соң, хатын-кыз аның китүен сорый. Әмма бу үтенеч иргә бер дә ошамый һәм алар арасында тавыш чыга. Конфликт барышында хөкем ителүче ике тапкыр хатынның йөзенә уч төбе белән суга. Шуннан соң ул кулына пычак алып, үтерү белән яный. Зыян күрүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ир үз гаебен таныды.

Суд аны 8 айга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk