Авария Кукмара-Мамадыш автомобиль юлында була
3 ноябрь көнне 6.48 сәгатьтә район бердәм диспетчерлык хезмәтенең 112 номерына Кукмара-Мамадыш юлының Өлге авылы янында зыян күрүче булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешә.

Вакыйга булган урынга коткаручылар җибәрелә.

Беренчел мәгълүматлар буенча ВАЗ-2112 машинасы юл читенә төшеп капланган.

Коткаручылар зыян күрүчене машинадан чыгарып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар.

фото: районная пожарно-спасательная часть
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев