Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус йоктыруның яңа очрагы ачыкланды

Татарстан буенча барлыгы 40 яңа очрак теркәлгән.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 диагнозы бер кешедә расланган. Татарстан буенча барлыгы 40 яңа очрак теркәлгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

15 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 31, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч районнарында – икешәр, Алексеевск, Кукмара, Яңа Чишмә районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә 4595 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3446 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев