Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 18029 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 52 яңа очрагы расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә салынган, калган 34 кеше өендә дәвалана. Өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 23. Яр Чаллыда – 8, Чүпрәле, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – 3әр, Буа. Биектау, Лениногорск районнарында – икешәр, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Тукай районнарында - берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 18029 Covid-19 очрагы теркәлгән, 14585 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk