Җил тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк.
Иртәгә, 14 мартта, Кукмара районы территориясендә һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.
«14 март көнне көндез урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көньяктан көчле җил, буран көтелә», - диелә хәбәрдә.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -12дән алып -17 градуста урнашачак. Көндез -2-5 градус булыр дип фаразлана.
Юлларда бозлавык.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев