Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында кабат буран һәм көчле җил көтелә

    Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

    3 мартта район территориясендә кабат буран һәм көче җил көтелә. Бу турыда Кукмара районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

    Күк йөзе аязучан болытлы булачак. Вакыты белән бераз кар явачак, урыны белән буран көтелә.

    Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с исәчәк, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с җитәчәк.

    Реклама

    Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -4тән алып -7 градуска кадәр тамгаларда урнашачак. Көндез -1...-4 градус булыр дип фаразлана.

    Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.

    Фото: Эльвира Мөбарәкшина/«Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: