Кичә Шепшеңәр авылында янгын чыкты.
Кукмара районында ике йорт янды. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

21 май көнне 16.39 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пунктына Шепшеңәр авылының Мәктәп урамында йорт януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, янгын урынында түбәндәге хәл күзәтелә: торак булмаган хуҗалыкның бөтен мәйданы ачык яна, ут күршедәге икенче хуҗалыкка тарала.

Бүлекчә хезмәткәрләрен авыл халкы каршы алып, йорт эчендә кешеләр юклыгын, бер өйнең торак түгеллеген, ә икенчесенең җәйге дача буларак кулланылуын җиткерәләр.

Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 135 квадрат метр булган ике йорт янды. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.


Фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев