Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Гражданнар һәм Бөек ватан сугышы ветераны истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булды

Истәлек тактасы ветеранның туып-үскән нигезенә эленде.

Түбән Казаклар авылында хәрби разведка полковнигы, Гражданнар һәм Бөек ватан сугышы ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм ике Кызыл Йолдыз орденнары иясе Галимов Әшрәф Хәким улы истәлегенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.

– Истәлек тактасы ветеранның туып-үскән нигезенә эленде. Бүгенге көндә анда Әшрәф аганың туганнары Ильяс Галимовлар гаиләсе гомер кичерә, - ди Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов. -  Әлеге эшне башкарып чыгуда җирлекнең ветераннар советы рәисе Нургали Тимергалиев күп көч куйды.

Тантаналы чарада район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, ветеранның туганнары, якыннары, авыл халкы катнашты. Олыяз урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Алия Шәрәфиева башкаруында Йолдыз Шәрәпованың “Бабай кайтты” шигыре һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk