Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында эксплуатацияләнми торган ферма янган

Кичә Сабанчино авылында янгын чыга.

Кукмара районында эксплуатацияләнми торган ферма янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

29 ноябрь көнне 17.23 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районының Сабанчино авылында ферма януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ферманың түбәсе яна торган була.

Аларны каравылчы каршы алып, әлеге ферманың эксплуатацияләнмәве һәм эчендә беркем дә булмавын җиткерә.

Янгын нәтиҗәсендә 70 квадрат метр мәйданда эксплуатацияләнми торган бинаның түбәсе яна.

фото: Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk