Кукмара районында Covid-19дан 10,7 меңнән артык кеше прививка ясаткан
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19дан 10,7 меңнән артык кеше прививка ясаткан

Икенче доза прививканы 9,9 меңнән артык кеше алган.

Кукмара районында Covid-19 вакцинациясе буенча кампания дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 10 720 кеше узды, тулысынча — 9 982 пациент. Бу хакта Кукмара үзәк район дәваханәсенең Instagram ында хәбәр ителә.

«Кукмара район үзәк дәваханәсендә вакцина җитәрлек күләмдә һәм теләгән һәркем, табиб караганнан соң, кирәкле документларны тутырып, Covid-19дан вакцина алырга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Вакцинациягә 122 телефоны буенча «кайнар линия»гә  яки 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып язылырга була. Дәваханәдә вакцина булу-булмау турында 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча белергә мөмкин.

фото: https://www.instagram.com/kukmor_crb/

 


Нет комментариев