Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның өч яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 16720 яңа очрак теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 82 яңа очрагы расланган. Бу хакта  коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 29 кеше хастаханәгә салынган, калган 53 кеше өендә дәвалана. Берсе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 34 очрагы ачыкланган, Яр Чаллыда – 10, Яшел Үзән, Түбән Кама, Питрәч районнарында – 4әр, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кукмара, Тукай районнарында – 3әр, Әгерҗе, Тәтеш, Чистай районнарында – 2шәр, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Минзәлә, Ютазы районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 16720 Covid-19 очрагы теркәлгән, 13227 кеше терелгән.

Барлыгы 21245 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан, шуларның 5284е икенче дозаны алган.

Вакцинация ясату өчен ТР Дәүләт хезмәтләр порталы аша, регистратурага (884364) 2-74-20 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин, анда пациентны табиб эпидемиолог Фәйзуллин Илназ Фәнис улы белән 1146 номер буенча тоташтырачаклар. Шулай ук аңа 89083414798 кесә телефоны буенча язылырга мөмкин. Эпидемиология табибы 211 кабинетта утыра.

Моннан тыш, икенче катта урнашкан 223нче номерлы өлкәннәр өчен прививка кабинетында да язылырга мөмкин.

Привикага Instagram аша да язылырга була. Моның өчен Кукмара үзәк дәваханәсенең рәсми kukmor_crb аккаунтының директына үз мәгълүматларыңны – фамилия, исем һәм отчество, туган ел һәм телефон номеры калдырырга кирәк. Аннары пациент белән элемтәгә керәчәкләр.

Прививканы 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем ясата ала.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев