Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында өч градуска кадәр җылы булуы көтелә

    Район территориясендә юеш кар явуы ихтимал.

    Иртәгә, 24 гыйнварда, районда аномаль җылылык булуы ихтимал. Бу турыда Кукмара районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

    Болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явуы ихтимал. Томан төшәчәк, төнлә урыны белән җәяүле буран.Җил көньяктан, 6-11 м/с тизлектә.

    Реклама

    Температура төнлә белән -7...-10 градус, көньяк-көнбатышта -2...-7 градусны тәшкил итәчәк. Көндезге температура -1...+3 градус.

    Юлларда бозлавык саклана.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: