Бәхетле әти-әниләр малайларына Нурислам һәм Динислам дип исем кушканнар.
Кукмара районы ЗАГС бүлегендә бу елның дүртенче пар игезәкләре теркәлде.
Игезәкләр Кукмарадан Айгөл һәм Нияз Заһидуллиннар гаиләсендә дөньяга килгән. Нурислам һәм Динисламны ЗАГС бүлегендә кышның беренче көнендә теркәделәр.
Гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев