Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында биш наркоҗинаять ачыкланган

Берсе - синтетик наркотик, дүртесе составында наркотик матдә булган үсемлекләр белән бәйле.

2020 елда Кукмара районында хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан биш наркоҗинаять ачыкланган. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль төркеме өлкән оперуполномоченные Инсаф Зәйнетдинов хәбәр итте.

«Оператив-эзләү эшләре барышында быел биш җинаять эше кузгатылды. Берсе – синтетик наркотик, дүртесе составында наркотик матдә булган үсемлекләр белән бәйле», - диде Зәйнетдинов.

Март аенда Казаннан наркотик сатып алып кайтучы Киров өлкәсе һәм районыбыз кешеләре тоткарлана. Аларның ниятләре сатып акча эшләү була. Әмма планнары чынга ашмый калды, дип сөйләде ул. Өч җинаять эше киндер җыеп киптергән һәм аны саклаган өчен ачылган. Ике эш ахыргы нәтиҗәне чыгару өчен судка җибәрелгән. Закон таләпләренә каршы килүчеләрнең барысы да 30-40 яшьләр тирәсендә, элегрәк хөкем ителмәгән.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан интернет челтәрендә наркотик матдәләр һәм аларны куллануны пропагандалауга юнәлдерелгән сайт һәм төркемнәргә да мониторинг ясала. Быел әнә шундый 15 сайт табылган һәм блокировкаланган.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk