Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 205 кешегә беренче бала өчен айлык түләү билгеләнде

Айлык түләүнең күләме - 9373 сум.

Кукмара районында гаиләдәге беренче балага (уллыкка яисә кызлыкка алынган сабыйга) айлык түләү бүгенге көндә 205 кешегә билгеләнде. Бу турыда Кукмара районының социаль яклау бүлегеннән хәбәр иттеләр.

2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдәге беренче балага (уллыкка яисә кызлыкка алынган сабыйга) айлык түләү каралган. Әлеге пособиене алу өчен балан 2018 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән булырга; гаиләнең җан башына уртача керем һәр гаилә әгъзасына Россия Федерациясе субъектында елның икенче кварталы өчен билгеләнгән күләмдәге (2020 елда – 20170 сум) ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Беренче бала өчен айлык түләү ул бер яшькә җиткәнче билгеләнә. Бер елдан соң әлеге төр түләүне кабат алу өчен бала ике яшькә җиткәнче дип гариза кертергә кирәк. Ике яшь тулгач, кабат гариза языла. 2020 елда айлык түләүнең күләме – 9373 сум.

Барлык сораулар белән дә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44 йорт. Телефон: 2-61-09, 2-83-94, 2-76-11.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X