Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир-атны әнисенә үтерү белән янаган өчен 9 айга колониягә хөкем иткәннәр

Талашкан вакытта ир әнисен буа башлый һәм үтерү белән яный.

Кукмара районы прокуратурасы элек хөкем ителгән 44 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны үтерү белән янауда гаепле дип тапкан.

2021 елның 24 октябрендә гаепләнүче исерек килеш әнисе янына Үрәсбаш авылына кунакка кайта. Әнисе улының исек булуына ризасызлыгын белдерә һәм алар арасында тавыш чыга. Ир әнисенең йөзенә суга һәм муеныннан эләктереп алып буа башлый, үтерү белән яный.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд ир-атны 9 айга ирегеннән мәхрүм итеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә билгеләде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk