Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир-ат, бергә яшәгән хатынын үтергәнче кыйнаган өчен, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Ир үз гаебен өлешчә генә таныган.

Кукмара районында өйдәшен үтергәнче кыйнаган өчен бер ир-ат хөкем ителгән. 55 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен район прокуратурасы хуплады, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Судта ачыкланганча, 2020 елның 14 сентябрендә исерек ир бергә яшәгән хатыны белән көнчелек нәтиҗәсендә тавышка керә. Конфликт барышында җинаятьче хатынның башына берничә тапкыр суга һәм, чәчләреннән тотып, ишегалды буенча сөйрәп йөри башлый. Аннары ул тагын ике тапкыр хатын-кызның корсагына кулы белән ике тапкыр суга.

Нәтиҗәдә хатын авыр җәрәхәтләр ала һәм шулардан вафат була.

Ир үз гаебен өлешчә генә таныган.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 111нче маддәсенең 4нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм җиде ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәргә билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев