Бергә яши торган хатыны аны исереклектә гаепли башлый, шуның аркасында алар талашып китә. Шул вакыт гаепләнүче агач табуретканы эләктереп ала һәм үтерү белән яный.
Кукмара районы прокуратурасы Купка авылында яшәүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул үтерү белән янауда гаепләнә.
Эш материаллары буенча, 2021 елның 2 ноябрендә гаепләнүче өенә кайтып барганда бер шешә аракы сатып алып эчә. Бергә яши торган хатыны аны исереклектә гаепли башлый, шуның аркасында алар талашып китә. Шул вакыт гаепләнүче агач табуретканы эләктереп ала һәм үтерү белән яный.
Ир үз гаебен таныды.
Җинаять эше тикшерү өчен җәмәгать судьясына җибәрелде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев