Кукмара районында 24 февральдә 39 градуска кадәр салкын булуы ихтимал
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 24 февральдә 39 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Район территориясендә явым-төшемнәр күзәтелми.

24 февральдә Кукмара районында 39 градуска кадәр көчле салкын һава торышы сакланачак. Бу турыда районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте кисәтә.

«Аяз һава торышы, явым-төшемнәр күзәтелми», - диелә хәбәрдә.

Җил төньяктан исәчәк, урыны белән 6-11 м/с җитүе ихтимал.

Төнлә белән термометр баганасы -28 градустан -33 градусны күрсәтәчәк, урыны белән -34 градустан -39 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -19...-27 градус прогнозлана.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев