Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында 15 төргәк салам янган

    Янгын Әсән-Елга авылында чыккан

    2 ноябрьдә 19.52 сәгатьтә район янгын коткару частеның элемтә пунктына Глонасс-112 системасы буенча Әсән-Елга авылында сарай януы турында хәбәр килеп ирешә.

    Реклама


    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә 60 квадрат метр мәйданда салам ачык ут белән яна торган була. Утның күрше бер метр ераклыкта урнашкан сарайга таралу куркынычы да яный. Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданда 15 төргәк салам кара көлгә әйләнә. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.

    фото: районная пожарно-спасательная часть

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: