Кукмара районы прокуратурасы тыелган контентлы интернет-ресурсны блокировкалауга ирешкән
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы тыелган контентлы интернет-ресурсны блокировкалауга ирешкән

Интернет-сайтка керү чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган.

Кукмара районы прокуратурасы тыелган контентлы интернет-ресурсны блокировкалауга ирешкән. Бу хакта районның күзәтчелек ведомствосы хәбәр итә.

Кукмара районы прокуратурасы интернетны тикшерү барышында социаль челтәрләрнең берсендә криминаль субкультураны пропагандалаучы битне ачыклаган. Анда керү чикләнмәгән сандагы кулланучылар өчен ирекле булган.

Закон буенча сугышны пропагандалау, милли, раса яки дини нәфрәт һәм дошманлык уятуга кагылышлы мәгълүмат тарату тыела. Аның өчен җинаять яки административ җаваплылык каралган.

Прокуратура әлеге ресурсны блокировкалау турында гариза белән судка мөрәҗәгать итте.

Прокурор гаризасы карау стадиясендә.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев