Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы район газетасын 90 яшьлек юбилее белән котлады

Газетаның һәр санында районыбызның бай тормышы, көндәлек яңалыклар, Кукмара халкының хезмәт уңышлары чагылыш таба, дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев «Хезмәт даны» газетасы редакциясен 90 яшьлек юбилее белән котлады.

«Районыбызның көзгесе булган “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарының 90 еллык юбилее уңаеннан редакция коллективын, матбугат ветераннарын, барлык газета укучыларны шушы истәлекле көн белән котлыйм. Газетаның һәр санында район тормышы, көндәлек яңалыклар, һәр тармакта башкарылган эшләр яктыртыла. Журналистларның язмаларыннан тыш, хәбәрчеләр иҗатына, газета укучыларының фикеренә дә киң урын бирелә. Матбугат чарасының тәрбияви роле дә искиткеч зур. Ул шулай ук власть органнары белән халык арасында арадашчы булып тора, райондашларыбызның фикерен җаваплы органнарга җиткереп килә. Киләчәктә дә газетаның тиражлары кимемәсен, кызыклы, файдалы язмалары белән үз укучыларын сөендереп торсын. Юбилеең белән сине, яраткан район газетабыз!»,  - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев