Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы авылында яшәүчеләр янгынны төнлә үзләре сүндергән

    Янгын Кенәбаш авылында чыккан.

    Кукмара районы авылында яшәүчеләр янгынны төнлә үзләре сүндергән. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.

    21 июньдә, сәгать 20.55тә 117нче янгын-коткару частенең элемтә пунктына Кенәбаш авылының Урта урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

    Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче янгын авыл халкы көче белән кул астындагы чаралар ярдәмендә сүндерелә.

    Янгын нәтиҗәсендә 1,5 квадрат метр мәйданда урамдагы бәдрәф кара күмергә әйләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

    фото: 117нче янгын-коткару частеннән

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: