Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының “Восток” хуҗалыгында семинар булды

Анда үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Яңа елның беренче семинары традиция буенча “Восток” хуҗалыгында үтте. Анда үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. 
- 2022 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен зур үсеш елы булды. Әмма бу чик түгел, алга таба тагын да зур бурычлар куеп эшләргә, нинди технологияләр, яңалыклар кертәбез барысын да бүгеннән хәл итәргә, юл картасы төзергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев. 
Бүгенге көндә районда мөгезле эре терлекләрнең саны 41587гә җиткән, шуның 15685е – савым сыерлар. Үткән ел белән чагыштырганда бу сан ун процентка арткан. Авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән бергә барлыгы 8 миллиард 428 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән. Шуның төп өлеше терлекчелек тармагына карый. 
“Восток” хуҗалыгында исә мөгезле эре терлекләрнең саны – 2811, әлеге малларның бер меңе –савым сыерлар. Хуҗалык 722 миллион сумлык продукция җитештереп, 600 миллион сумнан артык акча кереме алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев